Ингушетиядә хәрбиләр кәрванынa булган һөҗүмдә 4 хәрби яраланды

Ингушетиядә хәрби машиналар кәрванынa булган һөҗүмдә 4 хәрби яраланды. Җирле хокук саклау органнары биргән мәгълүматка караганда, хәрби машина кич белән Назранның Али-Йорт шәһәрчеге тирәсендә барганда һөҗүмгә дучар була.. Хәрбиләр һөҗүмгә ут белән каршылык бирә, ләкин сугышчылар качып өлгерә.

Хәрбиләрнең хосусый чарадан кайтышлары булган. Вакыйга турында махсус тикшерү башланды.