Ангела Меркель Пекинда сөйләшүләр алып бара

Пекинда герман-кытай сөйләшүләре уза. Германия канцлеры Ангела Меркел белән Кытайның хөкүмәт башлыгы Вэнь Цзябао икътисади хезмәттәшлек турында фикер алыша.

Ангела Меркел Кытайны үз базарларын ныграк ачарга чакырды. Германия – Кытайның Европада сәүдә хезмәттәше.

Ике ил арасында сәүдә-икътисад өлкәсендә төзелгән килешүләр берничә миллиард доллар белән бәяләнә.

Германия канцлеры Ангела Меркел Кытай республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао белән дә очрашты.

Меркелның Кытайга сәфәре өч көн дәвам итәчәк.