Пакстанда сугышчылар 18 кешене үтерде

Пакстанның Әфганстанга якын асаба җирләрендә кораллы кешеләр иминлек көчләре саклап барган кәрванга ут ачып 18 кешене үтерде.

Пешавардан Парачинарга баручы кәрван Куррам виләятендә һөҗүмгә дучар булган. Төркемдәге тыныч халык машиналарына ут ачканнар.

Соңгы берничә айда хөкүмәт көчләре бу төбәктә бер йөзләп сугышчыны үтерде.