Башкортстан парламенты Хәмитовны президент итеп раслады

Башкортстан Дәүләт җыелышы- Корылтайның чираттан тыш утырышында депутатлар Рөстәм Хәмитовны республика президенты итеп раслады. Аның өчен 105 депутат тавыш бирде.

Рөстәм Хәмитов шул ук утырышта рус һәм башкорт телләрендә президент антын китерде.