Александр Бухаров "Рубин"нан "Зенит"ка күчте

Казанның “Рубин” футбол такымы уенчысы Александр Бухаров рәсми рәвештә Петербурның “Зенит” такымы уенчысына әверелде.

“Зенит”ның Бухаров өчен күпме түләгәнлеге әйтелмәсә дә, кайбер гайре-рәсми чыганаклар 12 миллион евро түләнүе турында белдерә.

Соңгы биш елда “Рубин”ның төп төркемендә уйнаган Бухаров премьер-лигадагы иң яхшы һөҗүмчеләр исемлегендә икенче урында тора.