Русиядә корылык инфляцияне арттырырга мөмкин

Русиядә корылык сәбәпле ашлык бәяләренең артуы куллану таварлары бәяләренең артуын да 1.5-2 процентка тизләтергә мөмкин.

Русия ашлык берлеге рәисе Аркадий Злочевский шулай дип белдерде.

Аның әйтүенчә, быел ашлык җыю кимегән очракта да, моңарчы тупланганы да, җыеп алыначагы да эчке ихтыяҗларны кәнагәтьләндерергә генә түгел, читкә сатарга да җитәчәк.