Мәскәүдә Химки урманын яклаучылар тоткарланды

Мәскәүдә Русия хөкүмәте бинасы янында Химки урманын кисүгә каршылык белдерүчеләр тоткарланды. Химки урманы аша Мәскәү-Петербур юлы узарга тиеш була. Урманны шуңа кисә башладылар.

Хөкүмәт бинасы янына пикетка 20 кеше җыелган. Алар премьер Владимир Путин белән очрашып, аңа Химки урманына кагылышлы таләпләрен җиткерергә теләгән.