Химки урманын яклаучылар янына битлекле сугышчылар килде

Мәскәү астындагы Химки урманын яклаучылар янына ак битлек кигән йөзгә якын кеше килгән. Алар урманны яклаучыларны төзелеш техникасы янына җибәрми.

Шул вакытта эшчеләр урманны кисә башлый. Бу эш милиция килгәч кенә туктатыла.