Әфганстанда биш НАТО хәрбие һәлак булды

Әфганстанның көньягында юлга куелган 2 бомба шартлаудан 5 НАТО хәрбие һәлак булды.

НАТО җитәкчелеге аларның кайсы илләрдән булуын хәбәр итми.

АКШ вәкилләре исә һәлак булган 5 хәрбинең барысының да американнар булуын белдерә.

Әфганстанда июль аенда гына да НАТО көчләренең 69 хәрбие үтерелде.