Баңкокта шартлаудан тугыз кеше яраланды

Тайланд башкаласы Баңкокта якшәмбе иртән автобус тукталышындагы шартлаудан 9 кеше яраланды.

Полиция шартлауның илдәге сәяси киеренкелеккә бәйле булу-булмавын әйтми. Бу язда Баңкокта чуалышлар булган иде.

Бүген Тайландта өстәмә сайлаулар үтә. Баңкоктагы сайлауда хөкүмәт тарафдарына каршы намзәт булып оппозиция күтәрелешен җитәкләгән, хәзер төрмәдә утыручы кешеләрнең берсе катнаша.