Израил очкычлары Газзә Сызыгына һөҗүм итте

Узган төндә Израил хәрби очкычлары Газзә Сызыгында корал җитештерү урынын бомбалады.

Шулай ук Газзә Сызыгының көньягында Мисырдан корал ташу өчен ясалган 2 җир асты юлының җимерелүе турында хәбәр ителә.

Израил хәрбиләре бу Газзә Сызыгындагы сугышчыларның Негев чүлендәге Израил корылмаларына ракета һәм минааткыч һөҗүмнәренә җавап булды ди.