Чечнядә Русиянең ике хәрбие яраланды

Чечнянең Урыс-Мартан районында Русиянең ике хәрбие юлга куелган бомбага юлыгып яраланды.

Чечня эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, килешү нигезендә хәрби хезмәттә булган ул ике кеше Танги авылы янындагы урманда бомбага юлыккан.