Әфганстанда ракет һөҗүме 45 кешене үтергән

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи сүзчесе Әфганстанның көньягындагы бер авылда узган атнада булган ракет һөҗүме 45-ләп тыныч кешене үтергән дип белдерде.

Сүзче Вәһид Гомәр әйтүенчә, ракет узган җомга көнне Һелманд виләятенең Сангин районында тыныч кешеләр яшәгән йортка тигән.

Гомәр бу һөҗүмнең НАТО көчләре тарафыннанмы, Талибан ягыннанмы булганлыгы әлегә мәгълум түгел диде.