Каспийскийның баш тикшерүчесе үтерелде

Дагыстанның Каспийский шәһәрендә җинаятьләрне тикшерү җирле идарәсе башлыгы Алиасхаб Магомедов үтерелде.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, аны узган төндә үз йортының ишегалдында автомат коралдан атып үтергәннәр.