Донорлар Кыргызстанга бер миллиард доллар бирә

Халыкара донорлар Кыргызстанда берничә ай эчендәге сәяси һәм милләтара чуалышлардан килгән зыянны төзәтү өчен алдагы 30 айда бер миллиард доллардан артык акча бирергә вәгъдә итте.

Бүген Кыргызстан Бишкәктә үткән донорлар конференциясендә бер миллиард доллар чамасы акча сораган иде.

Дөнья банкы вәкиле Теодор Аалерс бу елның калган айларында Кыргызстанга 600 миллион доллар биреләчәк диде.

Кыргыстанда канлы түнтәрелештә президент Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәннән соң ике ай үткәч, илнең көньягында үзбәк-кыргыз бәрелешләрендә кимендә 315 кеше һәлак булды