Русия хөкүмәте яңа бюджет кысаларын раслады

Русия хөкүмәте алдагы өч елга дәүләт бюджеты кысаларын хуплады.

2011 елда бюджет дефициты тулаем җитештерү күләменең 3,6 проценты булыр дип көтелә. 2013 елга аны 2,9 процентка калдыру планлаштырыла.

Икътисадый үсеш министры Эльвира Нәбиуллина әйтүенчә, яңа бюджетта камил технологияләрне үстерү максатындагы федераль програмнарга акча арттырылачак, кешеләрнең торак шартларын яхшырту програмнарына киресенчә киметеләчәк.