"Туганайлар" ике теллегә әйләнде

Керәшеннәрнең Чаллы шәһәрендә чыга торган “Туганайлар” газеты бүген беренче тапкыр урысча кушымта белән басылды. Сигез ел дәвамында татарча чыгып килгән газетны моңа нәрсә этәргән: татарча укучыларның кимүеме, урыслашу процессымы? “Туганайлар” газеты аена ике мәртәбә сигез битле булып чыга. Әмма басманы керәшеннәрнең 2%ы гына укый.
Газетның урысча кушымтасы ай ахырында дүрт битле булып чыгачак. Ягъни ай башындагы сан тулысынча татар телендә, икенче санына урысча кушымта да өстәлә. Бу турыда “Туганайлар” газетының баш мөхәррире Людмила Белоусова белән сөйләштек.

Людмила ханым, керәшеннәрнең “Туганайлар” газетының бүген урысча кушымтасы да чыккан. Бу керәшеннәрнең үтенечен истә тотып эшләндеме, әллә татарча укучыларның кимүеннәнме?


“Туганайлар” сигез ел татар телендә чыга. Әмма хәзер татарча авылда яшәүчеләр генә укый. Ә без керәшеннәрнең мәдәни, иҗтимагый-сәяси, балалар, яшьләр, хатын-кызлар өчен чыга торган бердәнбер матбугат чарасы булып калабыз. Газетны керәшеннәр белән кызыксынучы күпләрнең укыйсы килә, әмма татарча белмәүләре комачау итә. Шуңа “Туганайлар”ны урысча да чыгарсагыз, без дә укыр идек дигән мөрәҗәгатьләр күп килде.

Аннан соң без газетның таралу географиясен киңәйтәбез. Хәзер Русия каталогына яңадан кертелдек. Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе өлкәсендә яшәүче керәшеннәр дә газетка языла ала. Әмма Чиләбе керәшеннәре татарча укый белми. Урысча кушымта чыгарганда аларның үтенечен дә истә тоттык. Аларны үзебездән читкә җибәрергә ярамый, читтәге керәшеннәрне барлап торырга кирәк.

“Туганайлар”ның урысча кушымтасы нинди юнәлештә чыгачак?


Людмила Белоусова
Ул “Этнографик мозайка” дип атала. Анда гореф-гадәтләр, йолалар, тарих, күренекле кешеләр турында язабыз. Беренче кушымтада Петербур шәһәрендә яшәп, керәшеннәрнең җыр сәнгатен өйрәнүче галимә Наилә Әлмиева белән интервью бирдек, “Керәшен чибәре” бәйгесе турында репортаж яздык.

Урысча кушымта Татарстаннан читтә яшәүче керәшеннәр үсенеп истә тотып чыгарыла дисез. Мисал өчен, Башкортстанда татар газетларын күпләп алдыралар бит. Алар татарча белгәндә керәшеннәр телне онытканмыни?

Башкортстанның Бакалы районында укыту урысча алып барыла. Татарча сөйләшсәләр дә, аларга урысча уку җиңелрәк. Шулай да Башкортстан керәшеннәре телләрен саклый, ә менә Чиләбедәге ногайбәк керәшеннәре инде 70 елдан артык туган телләрендә укымый, язмый. Бүген мәктәптә укучылар татарча бөтенләй сөйләшә алмый, телне илле яшьтән узган кешеләр генә белә. Чөнки алар мәктәптә татарча укыган.

Ногайбәкләргә зур игътибар бирүебезнең тагын бер сәбәбе бар. 2010 елның гыйнвар аенда Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты каршында керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне өйрәнү үзәге эшли башлады. Әлеге үзәк аларны фәнни яктан өйрәнү, Татарстан белән ногайбәкләр арасында ныклы элемтәләр булдыру эшен алып бара. Без бу турыда газетта да язачакбыз. Шуңа “Туганайлар” – фәнни үзәк белән ногайбәкләрне бәйләп торучы күпер булачак.

Бүген Татарстанда “Туганайлар” газетын күпме кеше укый?

Укучыларыбыз күп түгел. “Туганайлар”ны республикада 2200 кеше алдыра.

Газетны кайсы районнарда күп укыйлар?

Беренче урында Мамадыш районы. Анда безнең 700дән артык укучыбыз бар. Гомумән, Мамадыш – керәшен дөньясы кайнаган урын. Шулай ук Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Зәй, Балык бистәсе районында “Туганайлар"га күпләп язылалар.

Хәзерге вакытта күрше республикаларда “Туганайлар” газеты тараламы?
Редакция коллективы


Кызганыч, узган ел без Русия каталогыннан төшеп калдык. Шуңа укучыларыбызны югалттык. Хәзер каталогка яңадан кертелдек. Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Чиләбе өлкәсендә 100гә якын укучыбыз бар. Аларның күпчелеге ногайбәк керәшеннәр.

Димәк, аларның татарча укырга омтылышы бар әле?


Ногайбәкләрнең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә, элемтәдә тору теләге зур. Аларның телләрен, мәдәниятләрен кайтарасы, үстерәсе килә, әмма көчләре җитми. Шуңа алар Татарстанга өмет белән карый, бездән ярдәм көтә. Үзләренең мәсьәләләрен чишүдә “Туганайлар” газетына да өметләнә.

Керәшеннәрне уртак татар төркеменнән аерып алып, тизрәк урыслаштырырга телиләр дигән сүзләр ишетелә. Керәшен газетын урысча да чыгара башлау татар укучыларын үпкәләтмәсме, урыслаштыру куркынычын көчәйтмәсме?


Зыяны булмас. Без бит газетны урыслаштырмадык, урысча кушымта гына өстәлде. Минемчә, без укучыларыбызга яңа мөмкинлекләр ачтык.