Дагыстанда милиция йортына һөҗүм булды

Дагыстанның Сергокала авылында билгесез кешеләр милиция йортына автоматлардан аткан.

Төнлә ясалган һөҗүмнән зыян күрүчеләр булмаган.

Шушы көннәрдә Кызыл йорт шәһәре кырыендагы азык-төлек машинасында бомба табып, аны юк иттеләр.