Иранда сәяси тоткыннар ачлык тота

Иранда узган атнадан бирле 17 сәяси тоткын ачлык тота. Аларның бишесе бүген хастаханәгә җибәрелгән.

Тоткыннар төрмәдәге авыр шартларга каршы протест белдерә.

Бу кешеләр – алар арасында танылган журналистлар һәм студент хәрәкәте вәкилләре – узган ел Иранда үткән президент сайлавы нәтиҗәләренә каршы оештырылган пикетлар вакытында кулга алынган иде.