Мәcкәүне томан каплады

Русиядә дәвам иткән урман янгыннарында үлгәннәр саны 52 кешегә җитте. Сәламәтлек министры мәгълүматларына күрә, хәстәханәләрдә 43 яралы бар.

Урман янгыннар сәбәпле Мәскәүдә томан арта, күрү мөмкинчелеге кими. Бу сәбәпле Мәскәү һава аланына төшәргә тиеш булган 60-дан артык очкыч юнәлешен үзгәртергә мәҗбүр булган.

Иң зур һава аланы Домодедово рәсмиләре киминдә 15 очкычның томан сәбәпле һава аланына тошә алмыйча юлын үзгәртүен белдерде.

Русиядәге янгыннарны сүндерүдә Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Италия, Германия һәм башка илләр ярдәм күрсәтә.