Милләттәшләр Казанда укырга омтыла

Рөстәм Гайнетдинов

Казан югары уку йортларында Русиянең чит төбәкләреннән укырга керергә теләүчеләр өчен бүленеп бирелгән урыннарны тутыру бара. Бу эш әле дә дәвам итә, нәтиҗәләр август азагында гына төгәл билгеле булачак.
Татар конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов, быел Русиянең башка төбәкләреннән Казан югары мәктәпләренә керергә теләүчеләр әллә ни күп күренми, ди, әмма берүк вакытта, бу эш әле дәвам итә, төгәл саннар август азагында гына билгеле булачак, дип аңа кадәр югарырак саннарга ирешербез дигән өметтә. Әлегә исә читтәгеләр өчен бүленеп бирелгән 269 урынның яртысы гына тулган. Соңгы елларда чит төбәкләрдән килүчеләрнең саны кимү сәбәбенең берсе итеп Гайнетдинов мәгариф өлкәсенә бердәм дәүләт имтиханы кертелүне күрә.

“БДИ булмаганда мәгариф тарафыннан чит төбәкләрдән килүчеләр өчен бүленеп бирелгән урыннар тула иде. Хәзер балаларның мөмкинлекләре күп, быел да күбесе бишәр урынга гариза бирде. Мисал өчен, башта Казан медицина университетына урыннар булмас дигәннәр иде, аннары 5 урын бирделәр, әмма, керергә теләүчеләр башка урыннарга кереп беткәннәр иде, һәм берсе дә анда бармады”, ди Рөстәм Гайнетдинов.

Рөстәм Гайнетдинов иң сөендергәне, Русиянең башка төбәкләреннән укырга кергән 140 кешенең барысы да Татарстанда гына укырга теләп, монда гына гариза бирде, башка шәһәрләргә бармады да, ди. Аларның күбесен Казан дәүләт химия технология университеты җәлеп итә, әмма анда да урыннар чикләнгән.

“Шунысы кызганыч, чит төбәкләрдән килүчеләрнең күбесе, 60-лап абитуриент гаризаларын химия-технология университетынының икътисад факультетына бирде. Ә анда бары тик 2 урын квота иде. Алар башка факультетларга бирсәләр, барысы да кергән булыр иде”, ди Гайнетдинов.

Татар конгрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире сүзләренә караганда, Татарстан югары уку йортларының татар бүлекләренә чит төбәкләрдән укырга килергә теләүчеләр бик аз. Гайнетдинов бу күренешне проблемага саный, ләкин бу бездән генә тормый, ди.

“Бу проблема бездән генә тормый. Безгә татар факультетларына гел Башкортстаннан килә иделәр. Ә хәзер Башкортстанда ике ел инде башкорт телендә дә укыталар. Шуңа күрә аннан безгә татар факультетларына килүчеләр азайды”, ди Гайнетдинов.

Быел читтәге татар оешмалары юлламасы нигезендә Казанга укырга килү теләге белән 766 гариза язылган. "Бу иң зур сан, элек мондый хәлнең булганы юк иде", ди Рөстәм Гайнетдинов.