Багдадта ике һөҗүмдә биш кеше үлгән

Беренче очракта кораллы сугышчылар Яңа Багдад шигый районы тикшерү пункты янында машинада йоклаган ике полициягә коралдан аткан. Һөҗүмчеләр шулай ук аларның машиналарын яндырган.

Тагын ярты сәгатьтән Багдадның көньяк-Көнбатышындагы икенче шигый мәхәлләнең тикшерү пункты янында машинадан тагын ике полициягә атканнар. Җавап йөзеннән ачылган утта бер сугышчы үлгән, икесе яраланган.