Әфганстанда бу айда гына үлгән АКШ хәрбие саны 14гә җитте

Бүген Әфганстанның көнчыгышында хәрбиләр белән сугышчылар арасында булган бәрелештә ике АКШ хәрбие һәм җирле халыктан ике цивиль һәлак булды. Илнең башка бер төбәгендә булган һөҗүмдә исә 1 хәрби үлде.

Әфганстанда булган бәреләшләрдә бары август аенда гына 14 АКШ хәрбие һәлак булды. Ел башыннан бирле үтерелгән коалиция хәрбиләре саны исә 435гә җитте.