Америка узган ел 400 мең кешене илдән чыгарды

Былтыр 400 мең кеше АКШтан чыгарылды. Иминлек министрлыгы чыгарган хисапта депортациягә дучар булганнарның 1/4 өлеше җинаятьчеләр. Калган канунсыз иммигрантларның күпчелеген исә күрше Мексикадан качкан кешеләр тәшкил итә.

АКШта хәзерге вакытта 11 миллионнан артык канунсыз иммигрант яши дип исәпләнә.