БМО Пакстандагы ташуда 4 миллион кешенең йортсыз калуын белдерде

БМО су астында калган Пакстанда йортсызлар санының 4 миллионга җитүен белдерде. БМО бүген ясаган белдерүендә Пакстанга булган ашыгыч ярдәмне вакытында ирештерү өчен чаралар күреләчәген белдерде.

Пакстандагы ташуларның ил икътисадына зыяны миллиардларча доллар дип исәпләнә. Азия тәрәккыят банкы Пакстанга 2 миллион доллар ярдәм бирәчәген белдергән иде.