Иран үзенең еракара яңа сугыш очкычын танытты

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат 22 августта, ерак хәдәфләргә бара алачак сугыш очкычы җитештерүен игълан итте. Бомба ташыган очкыч саклану максатында кулланылачак. 4 метр озынлыктагы әлеге очкыч, ил саклану сәнәгате көне уңаеннан узган чаралар вакытында телевидениедә күрсәтелде.

Очкычның техник мөмкинчелекләре турында исә киңрәк мәгълүмат булмады.

Иран 1980 елдан башлап үз очкычларын җитештерә башлаган иде.