Русия премьеры олы юл төзелешен дәвам иттерергә чакыра

Русия премьер-министры Владимир Путин, Мәскәү-Пeтербур арасында булачак олы юл төзелеше проектын дәвам иттерергә чакырды. Ләкин ул зур каршылык тудырган юлның Химки урманы аша узуы мәсьәләсенә ачыклык кертмәде.

Путинның бу чыгышыннан бер көн элек, тирә-якны саклаучы оешмаларның Химки урманын саклап калу өчен ясаган басымнарыннан соң проект эше вакытлыча туктатылган иде.

Якшәмбе көнне 2 мең кеше Химки урманы аша узачак юл проектына каршылык белдереп зур каршылык чаралары оештырган иде.