Казакъстан нефть сатуда салымнарны ике тапкырга арттыра

Казакъстан киләсе елдан башлап нефть сатуда салымнарны ике тапкырга арттыра. Шулай итеп, һәрбер тон нефть өчен салым бәясе 40 долларга җитәчәк. Бу хакта Казакъстан икътисад министры Болат Җамишев белдерде.

Астана 2008 елда халыкара икътисади кризис башланганда нефть сатудан салымнар ала башлаган иде.

2009 елның гыйнвар аенда салым алу вакытлыча туктатыла, соңыннан ул 20 доллар буларак билгеләнгән иде.