Олег Морозов иң йогынтылы депутатлар исемлегенә керде

Мәскәү – Русия Думасында Татарстан вәкиле, Дума рәисенең урынбасары Олег Морозов иң йогынтылы депутатлар исемлегендә беренче унлыкка кергән.

Forbes басмасы мәгълүматына күрә, Морозов үзе тәкъдим иткән 58 канун өлгесенең 21-енең кабул ителүенә ирешкән һәм лоббистлар исемлегендә 6нчы урынны алган.

Иң йогынтылы депутат дип финанс комитеты рәисе Владислав Резник табылган. Соңгы 2 ел ярым эчендә ул 103 тәкъдим белән чыккан, шуларның 40-тан артыгы кабул ителгән.