Каргалы мәктәбендә Белем көне

Яңа уку елында Сакмар районы Каргалы урта мәктәбенә 415 укучы килде. Узган ел белән чагыштырганда, әлеге сан түбәнрәк. Беренче сыйныфка килүчеләрнең саны шул ук калган – 44 бала.
Тантанада беренче сыйныфка килүчеләрнең чәчәк бәйләмнәре дә зуррак, тавышлары да көчлерәк яңгырады. Балалар татар-рус телендә шигырьләр сөйләде.

Беренче “А” сыйныф укытучысы Гөлфия Разыйкова мәктәптә 16нчы уку елын башлады:

“Бу минем өченче сыйныфым. Балалар яхшы әзерлек белән килгәннәр, көчле күренәләр. Барлыгы 21 бала. Күренеп тора – балалар мәктәпкә килергә ашкынып тора”, ди Гөлфия Разыйкова.

Сыйныф бүлмәсенә кергәч тә, балаларга кечкенә спектакль күрсәттеләр. Анда нәниләр букчада ниләр булырга һәм булмаска тиешлеген күрделәр. Шунысы да ачыкланды: беренче сыйныф укучысының букча авырлыгы 2,5 килограммнан артмаска тиеш икән.

Инде бик күп еллар дәвамында, Оренбур төбәге укучылары өчен махсус мәктәп киемнәрен җирле фабрикалар тегә. Сыйныфта укучыларның киемнәре бертөрле булу – мәктәпнең шарты. Шул сәбәпле, кызлар барысы да куе кызыл пиджаклар белән шакмаклы итәкләрдә, ә малайлар классик кара костюмнардан киенгән. Костюмнар 1800 сумга төшсә, әти-әниләрнең сүзләренә караганда, беренче сыйныф баласын мәктәпкә әзерләү, уртача 8-10 мең сумга төшкән.