Әфганстанда тынычлык сөйләшүләрен башлар өчен шура булдырылды

Әфганстан хөкүмәте талибан сугышчылары белән сөйләшергә әзерләнә.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи бүген талибан сугыш хәрәкәте белән тынычлык сөйләшүләрен башлау өчен яңа шура төзелүен белдерде.

Хөкүмәт рәсмиләре шурага хатын-кызларның да катнашyын белдерде.

Мондый шура булдыру турында карар июнь аенда "Лоя җиргә" дип аталган милли җыен вакытында кабул ителгән иде.