Әрмәнстан Таулы Карабахта Aзәрбайҗан хәрбиенең үтерелүен белдерде

Әрмәнстан хәрбиләре бүген Таулы Карабахта бер Азәрбайҗан хәрбиенең үтерелүен белдерде.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы әлеге мәгълүматны таныды һәм һәлак булган хәрби исемен белдерде.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы үткән чәршәмбе көнне сугыш фронтында булган бүтән бер бәрелештә 2 азәрбайҗан һәм 3 әрмән хәрбиенең үлүен белдергән иде.