Испаниядә баскларның гыйсьянчы ETA төркеме корал ташлый

Испаниядән аерылып чыгарга теләгән баскларның гыйсьянчы ETA оешмасының хәрби канаты кораллы көрәштән ваз кичүен игълан итте.

Битлек кигән өч ETA сугышчысы BBC-гә җибәргән видео язмада кораллы атышларны туктатуын белдерде.

АКШ һәм Европа Берлеге баскларны Испаниядән азaт итү өчен көрәшкән ETA-ны террор оешмалары исемлегенә керткән иде.

Гыйсьянчы ETA оешмасының 1960 елдан бирле алып барган кораллы һөҗүмнәрендә 820-дән артык кеше һәлак булды.

Баскларның гыйсьянчы ETA оешмасы 2006 елда да атышларны туктату турында игълан иткән, ләкин бер ничә айдан соң янә кораллы һөҗүмнәргә кире кайткан иде.