Башкортстан татарлары телевидение җитәкчесе белән очрашты

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Башкортстан телевидениесенең генераль директоры Гүзәл Ибраһимова белән очрашты. Бу хакта Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин болай диде:

“Очрашуда сүз татарча тапшыруларның вакытын озайту, татар авыллары турында тапшырулар күрсәтү, татар авылларын башкорт дип күрсәтүне туктату турында барды. Мондый очрашулар киләчәктә даими булачак.”