Беларус Татарстанга 9 тонна карабодай җибәрде

Беларус Русиягә 50 мең тонна арыш һәм 20 мең тонна он, шулай ук солы ярмасын сатачак. Бу хакта Беларус хөкүмәте вице-премьеры Иван Бамбиза хәбәр итте.

Русияне карабодай белән тәэмин итүдә чикләүләр булмаячак. Татарстанга инде 9 тонна карабодай ярмасы җибәрелде, диде Бамбиза.