Мәскәү шәһәр думасы мэр Лужковны яклап чыкты

Мәскәү шәһәр думасы шәһәр башлыгы Юрий Лужковны яклаучы мөрәҗәгать белән чыкты.

Анда соңгы көннәрдә күрсәтелгән телевидение тапшырулары Мәскәү хакимиятен һәм Юрий Лужковны каралту максатындагы расланмаган гаепләүләр дип атала.

Мөрәҗәгатьтә шулай ук шәһәр думасының бу тапшыруларга каршы мәхкамәгә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында әйтелә.

Сишәмбе Лужков кайбер киңкүләм мәгълумат чараларында үзенә карата тәнкыйть һөҗүмнәре башланудан курыкмавын әйтеп аларга каршы көрәшәчәген белдерде.