Төркиядә автобус минага эләгеп тугыз кеше һәлак булды

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Хаккәри виләятендә, Гыйрак чигенә якын урында бүген иртән автобус юлга куелган бомбага эләгеп тугыз кеше һәлак булды, дүрт кеше каты яраланды.

Җирле хакимият бомбаны Көрд эшчеләр фиркасе сугышчылары куйган дип фаразлый.

Хаккәридән күрше авылга баручы автобустагыларның күпчелеге авыл кешеләре булган диелә.