Швециядә беренче тапкыр парламентта үтә уңчылар булачак

Швециядә якшәмбе көнне узган сайлауда хакимияттәге урта уңчы коалиция иң күп тавыш җыйды, әмма парламентта күпчелек урынга ирешә алмады.

Дүрт фиркадән торган, премьер-министр Фредрик Рейнфельдт җитәкчелегендәге коалиция 349 урынның 172 алып торачак.

Мөһаҗирләргә каршы булган Швеция демократлары 20 урынны алды.

Рейнфельдт хөкүмәт төзү эшендә оппозициядәге Яшелләр партиясе ярдәменә өметен белдерде, Швеция демократлары белән коалиция төзү ихтималын кире какты.

Европада мөһаҗирләргә каршылык арта бару сүрәтендә үтә уңчыларның сайлауларда халык арасында торган саен күбрәк тавыш казануы күзәтелә.