Томскида ачлык тоткан эшчеләрне яклаучылар җыела

Томскиның машина ясау берләшмәсе хезмәткәрләре эш хакы бурычларын таләп итеп дүшәмбедән бирле ачлык игълан итте. Аларның күбесе инде ел ярым хезмәт хакы алмаган. 700 кеше сентябрьдән түләүсез ялга җибәрелгән. Берләшмәнең үз хезмәткәрләре алдында бурычы 42 миллион сум.

Кичә берләшмәнең 20 хезмәткәре аның хуҗасы Сергей Магазов белән чираттагы нәтиҗәсез очрашудан соң бинадан чыгудан баш тартып акча булганчы ач торачакларын белдергән.

Протест чарасында катнашучылар калган бинада ут һәм җылылык юк. Бурычлар сәбәпле энергия өзелгән.

Бүген Томскида ачлык игълан итүчеләрне яклап урам җыены уза.