Федераллар Татарстанда мөселман радикалларын тоткарлавын әйтә

Казан, Чаллы һәм Түбән Камада берничә кеше Һизб-ут-Таһрир әгъзасы булуда шикләнелеп тоткарланды. Ә Уфада алты кеше оешмага бәйле булуда гаепләнеп хөкем ителде.
Федераль иминлек хезмәте ФСБның Татарстан бүлеге чыгарган белдерүдә ФСБның, эчке эшләр министрлыгы һәм Прокуратура ның тикшерү комитеты белән бергә чәршәмбе көнне зур бер төркемне тоткарлавы әйтелә.

Тоткарланучылар турында рәсмиләрдән алган саннар төрле. Барлыгы ничә кеше торкарланганлыгы әйтелми.

Прокуратура тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең Чаллы бүлеге җитәкче урынбасары Евгений Лизунов Азатлык радиосына: “Бу эш турында берни дә әйтмибез. Чаллыда 6 кеше тоткарланды. Татарстанда күпме икәнен белмим. Бездәгеләре 48 сәгатькә тоткарланды”, - дип белдерде.

ФСБның Татарстан идарәсе матбугат хезмәткәре Эдуард Исмәгыйлев тә Татарстанда чәршәмбе көнне Һизб-ут-Таһрир әгъзасы булуда шикләнелеп барлыгы ничә кеше тоткарланганлыгын әйтүдән баш тартты. Аның әйтүенчә, тоткарланганнарның бишесе мәхкамә карары белән сак астына алынган. Әмма тоткарланганнар чынлыкта күбрәк. Шул бишесеннән калганнарга карата нинди чаралар күрелүе әлегә сер итеп саклана.

ФСБ белдерүенчә, гаепләнүчеләрнең барысы да Русия ватандашлары. Тентүләр вакытында аларның Һизб-ут-Таһрирга бәйлелеген раслаучы күп кенә басмалар һәм кайбер әйберләр дә табылган.

Шулай ук әлегә шаһит буларак кына каралучы башка кешеләрнең дә бу төркемгә бәйле булу мөмкинлеге тикшерелә.

Элегрәк бу елның февраль аеннан алып июль аена кадәр Татарстанда Һизб-ут-Таһрирның кимендә ун җыены үтүе, анда экстремистик язмалар федераль исемлегенә кергән китапларның өйрәнелүе, оешманың алга таба эш итү ысуллары турында сөйләшенүе хәбәр ителгән иде.

Уфада алты кеше хөкем ителде

Чәршәмбе көнне Уфада исә Һизб-ут-Таһрир оешмасы әгъзасы булуда шикләнелгән алты кеше хөкем ителде. Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте белдерүенчә, Орджоникидзе районы мәхкамәсе аларны әлеге оешманың бүлекчәсен төзүдә һәм аның эшчәнлегендә катнашуда гаепләүче карар чыгарган.

Уфада яшәүче өч кешегә ике ел иректән мәхрүм итү җәзасы, Дүртөйледә яшәүче өч кешегә елъярымнан алып ике елга кадәр шартлы төрмә җәзасы билгеләнгән.

Алар 2008 елда Һизб-ут-Таһрир бүлекчәсен төзүдән тыш халыкта башка диннәргә карата нәфрәт тәрбияләү, яңа әгъзалар җыю, экстремистик язмалар тарату белән шөгыльләнгән диелә.

Былтыр Татарстанда әлеге оешма әгъзасы булуда гаепләнеп 12 кеше дүрт елдан алып сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителде.

Бу елның мартында Казанда укучы ике студент кыз хатын-кызлар арасында экстремистик фикерләр таратуда гаепләнеп 1,5 һәм 2,5 ирекләреннән мәхрүм ителде.

Адвокат Һизб-ут-Таһрирны тыю белән килешми

Һизб-ут-Таһрир оешмасы эшчәнлеге Русиядә 2003 елда Югары мәхкамә карары белән тыелды.

Мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин оешманың Русия иминлегенә куркынычы юк, дип белдергән иде.

Рөстәм Вәлиуллин
“Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы дип әйтә, әмма чынлыкта террорчылыкка аның бернинди катнашы юк. Һәм Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Аның идеологиясен алганда, ул - сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, Һизб-ут-Таһрир үзен партия дип атый. Һәм һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен – сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу бит башкаларда җинаять дип саналмый”, - диде Вәлиуллин.

2009 елда Татарстан диния назарәте дә Һизб-ут-Таһрир оешмасын тәнкыйтьләп чыккан иде.