Зур Сочи районында боралак казасында ике кеше үлгән

Краснодар краеның Зур Сочи районындагы Ка-32 боралагы казасында ике кеше үлгән, берсе яраланган.

Көньяк федераль бүлгенең хокук саклау оешмасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге боралактан электр ремонт эшләре барган. Ул Фиш тавы тирәсендә 30 метрдан ауган.