АКШның Якын Көнчыгыш вәкиле төбәккә кире кайта

Израил Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүне тыю мөддәтен озайтудан баш тартканнан соң Якын Көнчыгыш тынычлык сөйләшүләре өзелүгә юл куймау өчен АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл төбәккә кире кайта.

Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас киләсе дүшәмбедә Гарәп Лигасы җыенында гарәп илләре җитәкчеләре белән киңәшләшкәнгә кадәр сөйләшүләрдән чыгу турында карар кылмаячагын әйтте. Моңа кадәр ул, төзелешләрне тыю мөддәте озайтылмаса, сөйләшүләрдән чыгу белән янап килгән иде.

АКШ, Франция, Британия һәм Берләшкән милләтләр оешмасы Израилнең бу карарын тәнкыйтьләп чыкты.