Роберт Кнот: «Маяк» фаҗигасендә татар авыллары

Чиләбе өлкәсе Мөслим авылының Карл Маркс урамы

Рәмзис Фәйзуллин гидросефалия белән авырый, бертуктаусыз башы авырта. Бу чирне дәвалау өчен күп акча кирәк. Рәмзис Русия хөкүмәте башлыгына хат та язып караган, җавап алмаган.

Мөслим авылы халкы бәрәңге җыя

Кунашак авылы егете Чыңгыз Хаҗаев (15) көч-хәл белән йөри, авыр әйберләр күтәрә алмый.

Вафир абый Госманов авырганчы калхузда тракторчы булып эшләгән. Тракторы белән атом калдыкларын җиргә күмү, елгага этеп төшерү эшләрендә катнашкан.

Элвира Гайнуллинаның ике баласы да авыру. Малаеның борыныннан кан ага, кызының бөере йөгерә. Дөресен әйткәндә, моны тормыш дип әйтү кыен, ди ул.

Бака күзле, аяксыз берничә шундый җан иясе пыяла савытта Чиләбенең эмбриология музеенда саклана.