Әфганстанда Романиянең ике хәрбие һәлак булды

Әфганстанның көньягында юлга куелган минага эләгеп Романиянең ике хәрбие һәлак булды, берәү яраланды.

Әфганстанда Романиянең тулаем югалтулары саны 17-гә җитте.

Хәзер анда бу илнең 1663 хәрбие бар.