Лукашенко Русия эшкуарларын Беларус оппозициясенә ярдәм итүдә гаепләде

Беларус президенты Александр Лукашенко Русия ширкәтләрен Беларуста оппозицияге сәясәтчеләргә ярдәм итүдә гаепләде. Минскида Русия журналистлары белән булган очрашуда Лукашенко Русия телевидениесендә Беларус оппозициясенә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелүенә тәнкыйть белдерде һәм Мәскәүне чит дәүләтнең эчке эшләренә тыкшынуда гапләде.

19 декабрьдә үтәчәк президент сайлавында Александр Лукашенко дүртенче мөддәткә дәгъва итә. Лукашенко Беларус белән 1994 елдан бирле җитәкчелек итә.