Прокуратура Татарстанның 27 мәктәбен тикшерәчәк

Казан кеше хокукларын яклау үзәге башкаланың 27 мәктәбен тикшерүне сорап, шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Яңа уку елының беренче 10 көнендә үзәкнең "кайнар" телефонына Татарстанда яшәүче 48 ата-ана шалтыратып, балалары укыган 32 мәктәптә укытучыларның акча җыюына зарланган.

"Без мәктәпләрдәге хәйрия фондлары тирәсендә вәзгыятьне өйрәнмәкче идек, әмма ата-аналарның күбесе алар турында ишетмәгән дә", ди Татарстанның коррупциягә каршы сәясәт шурасы әгъзасы, кеше хокуклары үзәге башлыгы Игорь Шолохов.

"Мәгариф турындагы" Русия кануны нигезендә илдә белем алу түләүсез. Русия мәгариф министрлыгының 1998 елда чыгарган өстәмә-кисәтүе дә бар. Анда "махсус програм яки дәреслекләр куллану, мәктәпләрне саклау һәм төзекләндерү, укытучыларга өстәмә түләү яки башка кирәк-яраклар өчен ата-аналардан акча җыю тыела" дигән сүзләр бар.

Хокук яклау үзәге 27 мәктәпне тикшерүне сорады, тагын биш мәктәп турында да үзендә мәгълүмат булганын белдерде.

Бүген халыкара укытучылар көне билгеләнә.