Франция үз халкын Британиядә террор ихтималы турында кисәтте

Франция хакимияте үз ватандашларын Британиягә барганда сак булырга чакырды.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүендә Британия транспорты һәм туристлар күп йөргән урыннарда һөҗүмнәр булу ихтималы турында язылган.

Узган атнада АКШ һәм Британия, Европада террор һөҗүмнәре әзерләнү фаразлары бар, дип белдергән иде.