Мәскәүнең вакытлы башлыгы Ресин “Бердәм Русия” әгъзасе булды

Мәскәү шәһәр башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Ресин “Бердәм Русия” фиркасенә керде.

Бу хакта партиянең Мәскәү бүлеге шурасы секретаре Елена Панина хәбәр итте. Чәршәмбе көнне үк Панина “Ресин партиягә мотлак керәчәк, ул күптән инде безнең тарафдарыбыз”, дип белдергән иде.

9 октябрь көнне Мәскәү думасында күпчелекне алып торган “Бердәм Русия” мэр урынына үз намзәтләрен президент Дмитрий Медведевка тәкъдим итәчәк.