Пакстанда НАТО йөк машиналарына һөҗүм булган

Пакстанда НАТО хәрбиләренә дигән ягулык белән булган йөк машиналарына тагын ике һөҗүм булган. Барлыгы 40 машина юк ителгән.

Хәбәр итүләргә караганда, илнең көньяк-көнбатышындагы Кветта шәһәре тирәлегендә 20 цистерна ягулыкка ут төрткәннәр. Соңрак шундый ук хәбәр Пакстанның төньяк-көнбатышыннан килде.

Әлеге һөҗүм АКШның Пакстан хәрбиен үтергән өчен гафу үтенүеннән соң булды. Вашингтон американ хәрби боралагы ялгыш ут ачкан дип белдерде.