Татар телен интернет аша да өйрәнеп була

19нчы гимназия

Казанның 19нчы гимназиясендә уникаль проект – татар телен интернет аша онлайн режимда өйрәтү програмы әзерләнгән. Ләкин финанс мөмкинлекләр чикле булу сәбәпле, әлегә бу эш туктатылып тора.
Проект агымдагы елның февраль аенда эшли башлаган. Бу фикер әлеге мәктәп чикләрендә барлыкка килгән. Шулай ук Татарстан хөкүмәте тарафыннан да хупланган. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов, 2009 ел ахырында премьер-министр буларак Себергә баргач, шәхсән үзе әлеге систем белән кызыксынган. Ул андагы татарларга татарча өйрәтү мөмкинлеге турында сөйләгән булган. Күп тә үтми, бу идея Казан шәһәренең 19нчы гимназиясендә пилот програм рәвешендә тормышка ашырыла башлаган.

Мәктәптә техник мөмкинлекләр шактый. Һәр кабинетта интернет бар, укытучылар һәм укучылар дәрес програмнарын интерактив такталардан тикшерә ала. Иң әһәмиятлесе шул: мәктәптә информатика укытучы яхшы белгечләр бар.

Проектның координаторы, татар яшьләре җыенының шура әгьзасы Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, гимназиянең информатика укытучылары скайпка охшаган бер програм уйлап тапкан. Аның ярдәмендә берьюлы 15-20 кеше элемтәгә чыга ала. Һәрбер интернет укучысы бу програм нигезендә укытучыны һәм башка укучыларны күрә һәм ишетә ала. Дәресләрне моңарчы бер укытучы укыткан булса, киләчәктә алар өчкә җитәр дип планлаштырыла.

Онлайн режимда татар телен укытучы Эльвира Тренгулова сүзләренчә, бу дәресләрдә кемнең катнашачагын беркайчан да белеп булмый.

“Ул кечкенә баладан алып, 60-70 яшьлек кеше дә булырга мөмкин. Минем өчен бу эш бик кызыклы да, авыр да. Бар нәрсәгә әзер булырга кирәк. Һәр кешенең үз холкы бар. Аларның татар телен белү дәрәҗәсе дә төрле. Бала булса, аны 1нче сыйныфта укыткан кебек укытасың.

Иң элек без уңай вакыт билгелибез. Дәресләрдә ниләр өйрәнергә теләүләрен, ниләр таләп итүләрен сорыйбыз”, ди Эльвира ханым.

“Виртуаль дөнья гадәти тормыштан үзгә”

Эльвира Тренгулова үз укучылары белән виртуаль дөньяда гына түгел, гадәти тормышта да очрашырга өлгергән.

“Мин ике укучым белән 30 август көнне очраштым. Интернет укучылары чын тормышта бөтенләй икенче кешеләр икән. Без алар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырдык”, ди Тренгулова.

Дәресләрнең географиясе бик киң. Әйтик, туган телләрен өйрәнергә теләп, Краснодар, Воткинск, Октябрьски, Екатеринбур, Иваново, Алмания кебек төбәк һәм илләрдән катнашучылар булган. Май аенда Америка татарлары да бик теләп кушылган. Хәзер инде Латвия, Украина, Новосибирскида яшәүче татарлар курсларда катнашырга теләк белдергән.

Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, дәресләр моңарчы берничә төркемгә бүленеп алып барылган.

“Беренчесендә татар телен начаррак, икенчесендә татар телен яхшырак белүчеләр. Өченчесендә – балалар төркеме. Даими катнашучылар берничә ай эчендә татарчаны бик яхшы үзләштерде”, ди Айрат Фәйзрахманов.

Аның сүзләренчә, “онлайн дәресләрдә грамматика, лексикага гына түгел, сөйләшүгә дә күп игътибар бирелә" икән. Дәресләр коммуникатив рәвештә уздырыла.

Пилот проект үзенчәлеге йөрткән дәресләр берниниди дә матди файданы күздә тотмый. “Киресенчә, гимназия кесәсеннән интернет өчен саллы акчалар түләнә”, ди Айрат Фәйзрахманов.

“Татарча укытырга теләк бар, ләкин финанслар чикле”

Яңа уку елыннан планнар зурдан булса да, әлегә интернетка түләргә финанслар булмау сәбәпле, дәресләр туктатылып тора. “Онлайн режимда татарча дәрес алып барылучы бүлмәдәге телевизорны кабызудан мәгьнә юк. Татар телен өйрәтергә теләк бар, әмма бу араларда “кесәләр такыр”, ди координатор.

Програмны тормышка ашыручыларның өметләре барыбер сүнми. Дәресләр ноябрьдә ничек тә башланыр дип ышана алар. Инде хәзердән үк курсларга катнашырга теләп тагын 25-30 кешедән гариза килгән. Бу дәресләргә теләсә кем катнаша ала.

“Бердәнбер шарт – интернетның тизлеге 500 Кбайттан артык, колакчык, микрофон һәм веб-камера гына булсын”, ди Айрат Фәйзрахманов. Әмма әлегә күп кешене укыту мөмкинлеге юк икән.

“Дәүләттән ярдәм булса, проектны тагын да яхшырак итеп дәвам итәрбез”

Проект координаторы хөкүмәттән ярдәм көтүләрен дә үз сүзләренә өсти.

“Алла боерса, дәүләт ягыннан ярдәм булыр һәм Рөстәм Миңнеханов әйткән мөмкинлек күпкә киңрәк кулланылыр дип уйлыйм”, ди Айрат Фәйзрахманов.

Моңарчы mektep.ru интернет адресы аша алып барылган дәресләр киләсе айдан кабаттан эшли башлаячак. “Башланган эш – беткән эш” ди татар халык мәкале. Милләт өчен бик тә мөһим булган мондый эшләр алга таба да дәвам итсен, тәмамланмасын иде.